Хөрмәтле Әтнәлеләр, районыбыз кунаклары!

2019 елның 31 декабре, сишәмбе
Бүген, Яңа ел алдыннан, без акрын гына узып баручы елга
нәтиҗәләр ясыйбыз. Нәрсәдер килеп чыкты, ә нәрсәдер барып
чыкмады, нәрсәгәдер өлгермәдек. Әйдәгез, бу ел белән бәйле барлык
яхшылыкларны истә калдырыйк һәм янәшәбездә булган барлык
кешеләргә рәхмәтебезне белдерик.
Киләсе ел Сезнең өметләрегезне акласын, сәламәтлегегез
сынатмасын, барлык эшләрегез җиңел бирелсен, туганнарыгыз һәм
якыннарыгыз янәшәгездә булсыннар. Гаиләләрегез үссен,
муллыкларыгыз артсын, дуслыгыгыз ныгысын. Яңа ел барлык кешелек
дөньясы өчен тыныч һәм имин булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне!
Әтнә муниципаль
районы башлыгы: Г.Г.Хәкимов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International