Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2005 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына ачык көрәш ярышлары узды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

28 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2005 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына ачык көрәш ярышлары узды. Ярышлар Таң авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һэм спорт мәктәп ярдәме белән үткәрелде. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча, Балтач, Теләче, Зеленодольск, Кукмара , Югары Ослан районнарыннан 120 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча һәр үлчәү категориясендэ 1, 2, 3 урын алган егетлэр медаль, грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан һәрбер балага Кыш Бабай бүләкләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International