2019 елның 24 октябрендә «Минем бизнес» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Россия өчен уникаль булган ФАСТТРЕК.РФ күп функцияле цифрлы платформасын (алга таба – Портал) тәкъдим итте.
Портал аша ярдәм чараларын алу 2 тапкыр тизрәк бара, гаризаларны карау статусын шәхси кабинетта онлайн режимда күзәтергә мөмкин. Барлык документлар һәм гаризалар порталга электрон форматта кертелә.
2019 ел ахырына кадәр Портал аша Татарстан эшкуарларына иң популяр ярдәм чараларын алырга мөмкин булачак, ә 2020 ел дәвамында 40тан артык ярдәм чарасы күрсәтеләчәк.