«Арча» спорт мәктәбенең спорт залында 2004-2007 елда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

14 декабрьдә «Арча» спорт мәктәбенең спорт залында 2004-2007 елда туган яшүсмерләр арасында «Айракс» сәүдә йорты директоры призына көрәш буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда барлыгы 120гә якын яшь көрәшче катнашты. Безнең команда II урынны яулап кайтты. Шәхси үлчәү категорияләрендә: Зиннәтуллин Даил-1 урын, Сәләхетдинов Раяз – 2 урын, Сәетгәрәев Тимур – 2 урын, Сафин Рәсим -3 урын яуладылар. Тренер-Шәрәфиев Радик Ирек улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International