Әтнә муниципаль районының “Ашыт” спорт комплексында һөнәр берлекләре әгъзалары арасында шахмат ярышлары узды.

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе
2019 елның 14 декабрендә Спартакиада кысаларында мәгариф
хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында Әтнә
муниципаль районының “Ашыт” спорт комплексында һөнәр берлекләре
әгъзалары арасында шахмат ярышлары узды.
Чараның максаты профсоюз әгъзаларын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп
итү, район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында иң көчле
шахматчыларны ачыклау иде. Ярышларда 27 шахматчы катнашты.
Бер үк вакытта ярышлар 2 төркемдә үткәрелде: ир-атлар һәм хатын-кызлар
арасында. Ир-атлар арасында шәхси зачетта 1 урынны “Габдулла Тукай
исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ укытучысы Хәкимов
Рудаль Вәли улы алды, ә хатын-кызлар арасында - МБОУ “Олы Мәнгер төп
гомуми белем бирү мәктәбе” математика укытучысы Камалетдинова Алсу
Галәветдин кызы.
Җыелган очколар йомгаклары буенча командалар беренчелегенә
йомгаклар ясалды. Гомумкоманда беренчелегендә 1 урынны Әтнә районы
башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге” командасы яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International