Ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына багышланган инша һәм иҗади бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү

2019 елның 13 декабре, җомга

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне


          Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнеп үтелә.

         2003нче елда коррупциягә каршы Конвенциягә кул куела. Әлеге документка имза куйган илләрдә ришвәтчелеккә бәйле эшләр жинаять кылу буларак кабул ителә. Россия әлеге документка беренчеләрдән булып кул куя.

         Шушы уңайдан, “Ашыт” спорт һәм мәдәният комплексында мәктәп укучылары, район белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар катнашында зур чара булып узды. Аны ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Лилия Фәтхуллина алып барды.

         “9 декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне. Бүген без коррупция кебек күренеш турында фикер алышу өчен җыелдык.  Бүгенге көндә коррупция һәр дәүләтнең иң кискен һәм көнүзәк проблемаларынын берсе булып тора. Кызганычка каршы, аның белән теләсә кайсы өлкәдә: дәүләт органнарында, сырхауханәләрдә һәм хастаханәләрдә, уку йортларында очрашырга мөмкин», - диде ул республикада ришвәтчелек белән бәйле  фильмны тәкъдим итеп. Әлеге фильм Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе тарафыннан әзерләнгән,һәм анда бу тема бик эчтәлекле итеп ачып бирелә.

         “Дәүләтебез тарафыннан коррупциягә каршы тору буенча системалы чаралар күрелә. Коррупциягә каршы көрәш буенча милли план расланды, Россия Федерациясенең һәр субъектында коррупциягә каршы республика һәм муниципаль программалар эшләнде, - дип дәвам итте Лилия Мәсхүт кызы.    Республиканың һәр муниципаль районында ,шул исәптән безнең Әтнә районында да коррупциягә каршы комиссияләр эшли. Әлеге комиссия тарафыннан шактый зур чаралар үткәрелә. Моңа - ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый актлар эшләү дә, норматив актларга  экспертиза, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәрен һәм чыгымнарын контрольдә тоту, муниципаль оешмаларда мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау, төрле социологик сораштыру һәм тикшеренүләр үткәрү, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек, коррупциягә каршы пропаганда да керә.

         Яшьләр белән эшләү безнең комиссиянең коррупциягә каршы эшчәнлегенең иң мөһим звеносы булып тора.   Яшь буын -  яңа идеяләрне, инициативаларны, яңа тормыш рәвешен кертүне тизләтүче.  Нәкъ менә безнең яшьләр ришвәтчелеккә каршы көрәштә төп корал  булып тора.

         Районда ришвәтчелеккә каршы комиссиясе тарафыннан укучылар һәм студентлар белән төрле чаралар: конкурслар, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, КВНнар, брейн-ринглар, викториналар, квестлар, флешмоблар үткәрелә. Чараларның формаларын, кагыйдә буларак, балалар үзләре сайлыйлар. Безнең белән гомуми белем бирү мәктәпләре, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы хэм «Форпост»яшьләр үзәге  актив хезмәттәшлек итә».

         Быел  әлеге комиссия тарафыннан район уку йортлары арасында видеороликлар конкурсы уздырылган. Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары әзерләгән видеоролик та күрсәтеп кителде.      

       “Яшьтәшләрегез коррупция проблемасына иҗади якын килгәннәр. Киләчәктә без коррупциягә каршы уртак чаралар үткәрү буенча үзара хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип ышанам», - дип мөрәҗәгать итте залда утыручы яшьләргә комиссия сэркатибе.

         Әлеге чарада районнын башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та катнашты. Шулай ук ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына багышланган инша һәм иҗади бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International