«Добрый футбол» Икенче Республика турниры узды.

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе
Казанда ятим балалар, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган яки авыр
тормыш хәлендә калган, профилактик учетның төрле төрләрендә булган
балигъ булмаганнар арасында мини-футбол буенча «Добрый футбол» Икенче
Республика турниры узды. Быел «Доброе футбол» да Татарстан
Республикасының 16 районыннан 160 бала катнашты
Турнир Казанда 6 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Үзәк стадионның футбол-
җиңел атлетика манежы кырында узды.
Гомуми җитәкчелекне турнирның барлык этаплары белән Татарстан
Республикасы Президенты патронажы астында, ТРда Бала хокуклары буенча
вәкаләтле вәкил, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау
буенча республика комиссиясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр
министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Балалар
хыялы» хәйрия фонды гамәлгә ашыра.
Әтнә районы спорт мәктәбе тренеры Минтахир Вәлиуллин җитәкчелегендәге
район командасы турнирда уңышлы чыгыш ясады. Һәр яшь футболчы фирма
футбол формасын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International