Театр елы уңаеннан Әтнә мәдәният йортлары арасында үткәрелүче спектакльләр конкурсының финалы килеп җитте. Финалга чыккан 3 спектакльне дә район халкына тәкъдим итәчәкбез. 13 декабрьдә Яңа Әтнә мәдәният йорты үзешчәннәре "Табылдык" спектаклен куячаклар Әтнә дәүләт драма театрының кече залында. 14 декабрь Кышлау мәдәният йорты үзешчәннәре шул ук залда "Ефәк баулы был-был кош" спектаклен куячаклар. Ә инде 16 декабрьдә конкурсның гала-концерты, җиңүчеләрне бүләкләү һәм Күңгәр мәдәният йортының "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле ккүрсәтеләчәк.