29 ноябрьдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының террорчылыкка каршы комиссияләре секретарьлары өчен махсус әзерләнгән «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында террорчылыкка каршы эшчәнлекне оештыру нигезләре» дигән темага террорга каршы эшчәнлекне оештыру мәсьәләләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән белем бирү семинары үз эшен тәмамлады.
Программаны ябуда йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Илнур Шәрипов чыгыш ясадылар.