3 декабрь көнне «Ашыт» спорт-мәдәни комплексында инвалидлар декадасына багышланган спорт бәйрәме узды. Чарага мөмкинлекләре чикле кешеләр, аларның әти-әниләре чакырылган иде. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары: Ирина Васильевна Полякова-Россия биатлончысы һәм чаңгычысы. Кышкы Паралимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы. Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар арасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Сафиуллина Фәридә Идрис кызы «Республика балалар-яшүсмерләр спорт-адаптив мәктәбе»ДБУ директоры вазыйфасында эшли.