2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумрәсәй гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы территориясендә Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне барлык территорияләр өчен дә билгеләнгән бердәм вакыт – 12-00 сәг-тән 20-00 сәг-кә кадәр Әтнә район башкарма комитеты бинасында (Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38нче йорт) узачак.
Әтнә район Советы һәм Әтнә район башкарма комитеты компетенциясенә Әтнә муниципаль районы җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.
2019 елның 12 декабрендә гариза бирүчеләрне кабул итүне гамәлгә ашыручы вәкаләтле затлар итеп Әтнә муниципаль районы башлыгы Г.Г.Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф.Каюмов билгеләнде.
Кабул итү алдан язылмыйча гына башкарыла.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84369) 2-10-04, 2-10-05
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җирлек башлыклары тарафыннан да Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне үткәрелә.