Лотфулла Нурислам улы Шафигуллин Әтнә районында халыкны кабул итте.

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Депутатлар атналыгы кысаларында, 26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы
Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Шәфигуллин Лотфулла
Нурислам улы Әтнә районында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җәмәгать
кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте. Депутатка 3 кеше үз сораулары белән
мөрәҗәгать итте: чишмә территориясен төзекләндерү, зур футбол кырын төзү
мөмкинлеген карау, скверда стенд төзү һәм урнаштыру буенча.
Лотфулла Нурислам улы барлык мөрәҗәгатьләрне дә игътибар белән
тыңлады. Көнендә хәл итә алмаган гражданнарның барлык проблемалары
депутат тарафыннан эшкә алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International