Әтнә муниципаль районында балаларны хокукый яклау көне

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Балаларны хокукый яклау көнендә Әтнә муниципаль районында гражданнарны кабул итү оештырылды. Кабул итүне Арча һәм Әтнә районы буенча суд приставы вәкиле, Әтнә районы буенча полиция вәкиле, социаль яклау бүлеге белгече, опека һәм попечительлек секторы белгече, мәгариф бүлеге җитәкчесе, адвокат, нотариус һәм балигъ булмаганнар эшләре комитеты секретаре алып барды. Кабул итүгә алимент түләмәү, чит ил гражданнарының балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына кабул итү мәсьәләләре белән гражданнар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International