Елның-елында укучылар арасында коррупциянең ни икәнен аңлату, аларның фикерен ишетү максатыннан “Коррупциягә – юк!” дип исемләнгән бәйге уза. Бәйгенең иң элек район этабы үтә. Биредә иң яхшы, эчтәлекле дип сайланып алынганнары республика турына җибәрелә. Яңа гына шатлыклы хәбәр килеп иреште. “Коррупциягә – юк!” дип исемләнгән сочинение-эссе номинациясендә Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Искәндәр Бәйрәмовның иҗат эше дә җиңүчеләр арасына кергән. Җитәкчесе Резеда Бәширова. Бүләкләү һәм нәтиҗәләр 4 декабрь көнне, Казан кремлендә узасы чара барышында билгеле булачак.