2019 елның 2 ноябрендә «Биектау» спорт комплексында 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында 8 тапкыр Россия чемпионы һәм 13 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галеев истәлегенә багышланган V Республика турниры булып узды. Ярышларда барлыгы 19 команда, якынча 100 яшь көрәшче катнашты. Тренер Шарафиев Радик Ирек улы белән шөгыльләнүче көрәшчеләр Гилазов Адель-55 кг авырлык категориясендә 2 урын, Фомин Рифат- 90 кг. авырлык категориясендә 3 урын, Закиров Хәлим-60 кг, Зиннәтуллин Даил-65 кг, Мөхәммәтҗанов Инсаф-90 кг авырлык категориясендә 4 нче урынны яуладылар.