Депутатлар атналыгында, 31 октябрьдә ГД ФС РФ депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы Әтнә районында булды. Ул 12 мәктәп укучыларының ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Эрудит» интеллектуаль конкурсында чыгыш ясавын кызыксынып карады. Укучылар бик теләп катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Җиңүче 3 командага Илдар Ирек улы истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә иң актив катнашучыларга «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Әтнә җирле бүлекчәсе исеменнән сувенирлар тапшырылды.
Шуннан соң Илдар Ирек улы «БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә шулай ук район башлыгы урынбасары, «БЕРДӘМ РОССИЯ» депутатлар фракциясе җитәкчесе Нуриев Фәрит Мансур улы да катнашты. Депутатка сораулар белән 3 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Илдар Ирек улы барлык сорауларны игътибар белән тыңлады. Көнендә генә хәл ителә алмаган гражданнарның барлык проблемалары депутат тарафыннан эшкә алынды.