Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 30 октябрендә «Ашыт» мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышта барлыгы 12 мәктәп һәм техникум командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны Күңгәр мәктәбе, 2 урынны Бәрәскә мәктәбе, 3 урынны техникум командасы яулады, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Олы Мәңгәр, 2 урынны –Түбән Көек, 3 урынны Яңа Шашы мәктәпләре алдылар. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән, 1 урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International