Укучыларның һәм педагогларның югары һөнәри казанышлары нәтиҗәләре буенча ,Әтнә балалар сәнгать мәктәбе 100 иң яхшы өстәмә белем бирү оешмасына керде. Бу уңайдан Әтнә балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе “ Vlll Бөтенрәсәй мәгариф форымына” чакыру алды. Россиядә хәзерге заман мәгарифен үстерү проблемалары һәм перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узды. Әтнә балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы “Әтнә балалар сәнгать мәктәбендәге” проблемалар һәм перспективалар турында чыгыш ясады. Әтнә балалар сәнгать мәктәбе «Россиянең 100 иң яхшы өстәмә белем бирү оешмасы – 2019» конкурсы лауреатлары булды. Җитәкче Абдуллина Алия Ринат кызы - Мәгариф һәм тәрбия процессларына яңа технологияләр, укыту формалары һәм методларын керткән, шулай ук үсеп килүче буынга мәдәни – эстетик тәрбия биргән һәм иҗтимагый тормышта актив катнашкан өчен «Ел директоры-2019» исеменә лаек булды