Районыбызның туган көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бүген безнең уртак бәйрәм. Безнең язмышларыбыз нинди генә төрле булса да, безне уртак йортыбызга мәхәббәт, аның язмышында катнашу, гореф-гадәтләргә битараф булмау берләштерә. Без районыбыз тарихы, аның заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз, аның олы киләчәгенә ышанабыз. Әтнә муниципаль районында яшәүче барлык кешеләргә кече ватаннарына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә! Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, барлык изге эшләрегездә, башлангычларыгызда уңышлар телим!
Әтнә муниципаль районы башлыгы Г.Г. Хәкимов