Әтнә муниципаль районында Әтнә һәвәскәрләр волейбол Лигасы уеннары уза

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Ике ай дәвамында барлыгы 45 сайлап алу уеннары узачак.  Оештыручылар төзегән очрашулар графигы һәм ярышларны уздыру урыны нигезендә, командалар үзара сөйләшеп, ярышлар уздыру вакытын билгелиләр. Сайлап алу этабыннан соң ярышларның 4 Финалисты билгеләнәчәк, алар плей-офф системасы буенча финалда җиңүчене билгеләячәк. Лигада барлыгы 10 һәвәскәр команда катнаша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International