Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!

2019 елның 11 октябре, җомга
Сезне Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас кунелдән тәбрик итәм. Элек-
электән бүгенге көнгәчә Сезнең хезмәтегез иң авыр һәм мөһимнәрдән саналды.
Тик авырлыкларга карамыйсыз: хезмәт сөю, тырышлык-булганлык үрнәге
булып торасыз. Сезнең хезмәтегез һәм җиргә карата мөнәсәбәтегез
нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешәсез, авыл хуҗалыгы үсешен тәэмин
итәсез. Сез үстергән уңыш, җитештергән продукциядән безнең район халкы
гына түгел, республика халкы да файдалана. Киләчәктә дә алдыгызга куелган
бурычларны үтәрсез, район икътисады үсешенә зур өлеш кертерсез дип
ышанып калам.
Сезнең авыр, ләкин безгә бик кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз,
эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек,
уңышлар, үзегез һәм якыннарыгызга бәхет-шатлык телим.
Әтнә муниципаль районы башлыгы Г.Г. Хәкимов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International