Әтнә татар дәүләт драма театрында көзнең иң матур, иң җылы бәйрәмендә - 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә иң тирән, иң тетрәндергеч спектакль - Туфан Миңнуллин "Мулла" спектакле тәкъдим ителде. Олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апалар кайбер урында көлеп, кайбер урында елап, драманы тамаша кылдылар.