Хәрбер кеше игътибарга лаек. 1 октябрь көнне өлкәннәргә бәйрәм үткәрелә.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Районыбыз узәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен 1 октябрь көнне бәйрәм үткәрелә. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма тетры бинасында сәгать 9.00гә бәйрәм табыны әзерләнә, театр коллективы сәгать 10.00дә  килгән кунакларга Т.Миңнуллинның “Мулла” спектаклен тәкъдим итәчәк. 1 октябрь конне иртәнге сәгать 8.30дан автобуслар йөри башлаячак 3 юнәлеш буенча: 1) Таттелеком бинасы кырыеннан Олы Әтнә авылы буенча; 2) Яңа Әтнә авылыннан 3)Шәкәнәч, Кече Әтнә, Яңа Җөлби авылларыннан.

Рәхим итегез хөрмәтле өлкәннәребез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International