Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «Спорт экстремизмга каршы»шигаре астында традицион Көзге кросс узды. Анда 1-4 курслардан 120 студент катнашты. Кросс шулай ук «Татарстан кроссы - 2019»алдыннан сайлап алу этабы булып тора. Шәхси беренчелектә түбәндәге студентлар җиңүче булды. Кызлар арасында: 1 урын-Петухова Ксения (41 төркем), 2 урын – Камалиева Дилә (011 төркем), 3 урын – Газимова Илүзә (022 төркем). Егетләр арасында: 1 урын-Данилов Максим (11 төркем), 2 урын – Архипов Феликс (21 Э төркем), 3 урын-Латфуллин Радик (312 төркем). Җиңүчеләрне котлыйбыз!