Әтнә муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышның көн тәртибендә җиде тәкъдим каралды. 8 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутатлар сайлауларны һәм дә Республика көнен үткәрүдә террорчылык актларын кисәтү, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү турында сөйләшенде.

Шулай ук мәгариф оешмаларында террорчылык һәм экстремистлык идеологиясен профилактикалау эшенең торышы, мәктәп автобусларында балаларны йөрткәндә иминлек чараларынын нәтиҗәлелеге, райондагы дини оешмалар эшчәнлеге һәм дә сентябрь аенда старт аласы "Экстремизмга - юк!" айлыгында башкарыласы эшләр турында сөйләшенде. Террорчылыкка каршы комиссия составына үзгәрешләр кертелде.

Дөрестән дә, уяулык һәрвакыт кирәк. Бу хакта ФСБдан район кураторы Рамил Камиль улы Сабитов та кисәтеп үтте. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә яшьләргә куркыныч янаган хәрәкәтләргә басым ясады. 

Һәр чараны тыныч, күңелле итеп үткәрергә насыйп булсын инде.​

Алда торган чараларга бәйле рәвештә хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр вәкилләре тәүлек буе һәм көчәйтелгән режимда потенциаль террорчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен ачыклау буенча эшчәнлек алып бара. Шулай ук халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә чаралар тәкъдим ителгән, бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда. Район халкыннан уяу булырга һәм режим-саклау һәм тикшерү чараларын көчәйтү, тынычлык саклау, игътибарлылык күрсәтүләрен сорыйлар.
​Террорлык актларын кисәтү, үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклау, җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклау максатыннан, районга күптән түгел килгән яки күптән түгел килгән шикле затлар, шулай ук шикле хәлләр турында кичекмәстән санап үтелгән элемтә каналлары буенча хәбәр итү таләп ителә.
 
Казан шәһәре Эчке Эшләр идарәсенең кизү тору хезмәте телефоны: (843) 291-48-21 яки 02
 
Кәрәзле телефоннар өчен: 020
 
ТР буенча Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе​нен кизү тору хезмәте телефоны: (843) 231-45-55
 
Бердәм коткару хезмәте номеры: 112​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International