2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда ничек тавыш бирергә?

2019 елның 27 августы, сишәмбе

 

2019 елның 8 сентябрендә  сайлауларда тавыш бирү көнендә сез паспортта күрсәтелгән яшәү урыны (командировкага киткәннәр, ял иткәннәр яки башка шәһәрдә яшәгәннәр) адресы буенча булмасагыз яисә яшәү урыны буенча теркәлмәгән булсагыз, урнашу урыны буенча тавыш бирү тәртибеннән файдалана аласыз.

2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспорты белән теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә яки Татарстан Республикасы территориясендә эш итүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге яисә «Дәүләт хезмәтләре» бердәм порталындагы онлайн-сервистан файдаланырга була.

2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә мөмкин. Гаризада сайлау комиссиясендә кала торган төп өлеш һәм теркәлгәннән соң бирелә торган аерым талон бар. Ертып алына торган талонда тавыш бирү көнендә кайсы участокка килергә кирәклеге турында мәгълүмат тупланган.

Нигезле сәбәпләр (сәламәтлеге, инвалидлыгы буенча) буенча мөстәкыйль рәвештә гариза бирә алмаган сайлаучы шул ук вакытта телдән яки язмача (шул исәптән социаль хезмәткәр яки башка затлар ярдәме белән) үзенең якындагы территориаль яки участок сайлау комиссиясенә урнашу урыны буенча тавыш бирү нияте турында хәбәр итә ала.

Әгәр  сайлаучы гариза рәсмиләштерергә өлгермәсә, 2019 елның 5 сентябреннән 7 сентябрендә 14.00 сәгатькә кадәр,  теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясе бинасында махсус гариза рәсмиләштерә. Махсус гаризаны кабул итү вакыты – 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр; 2019 елның 7 сентябрендә (шимбә) 08.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

Сайлаучы гаризаны бер тапкыр гына бирергә хокуклы.

 

http://atnya.tatarstan.ru/rus/ediniy-den-golosovaniya-8-sentyabrya-2019-goda.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International