«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Әтнә муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен, медицина учреждениесенә китерү буенча алда торган маршрутларның берсе сыналды. Әтнә район үзәк хастаханәседә Ислейтарь һәм Күлле Киме авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны сынап карау диспансерлаштыру үткәрелде. Күлле-Киме авыл җирлеге машинасында барлыгы 16 өлкән кеше (3 ир-ат һәм 13 хатын-кыз) район хастаханәсенә китерелде. Хастаханәсендә өлкәннәрне медицина хезмәткәрләре каршы алды һәм кабинетлар буенча озата бардылар. Өлкәннәр флюорография, ЭКГ уздылар, акушерка һәм участок терапевтында тикшеренделәр. Әлеге чара, катнашкан оешмаларның уңай эш нәтиҗәсендә, каршылыксыз узды.