“Туган як” ял итү паркында Татарстан республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Бөек һәм гүзәл тарих” исемле әдәби чара узды

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
07.08.2019 Перекрестный концерт Атнинского районного Дома Культуры в Высокогорском районе дер.Большие Битаманы.
 
 
 
 
 
 
Руслан Галимуллин
Ср 14.08.2019 17:47
 
 
Кому:
МО Атня-Шакиров Айнур Ильгамович;
 
 
 
 
Районыбыз китапханәчеләре бүген “Туган як” ял итү паркында Татарстан республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Бөек һәм гүзәл тарих” исемле әдәби чара уздырды. Укучылар игътибарына үзенчәлекле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде: талчыбык кәрҗиндәге татар халкының бөек шәхесләре турындагы китаплары, “Сәяхәтче белешмәсе” чемоданындагы республикабызның истәлекле урыннары турындагы китаплары, 1946 елдан башлап китапханәдә сакланган район газетасы төпләнмәләре, Татарстан республикасының тарихы турындагы китаплар күргәзмәсе. Парк сәхнәсендә татар шагыйрьләренең туган якка багышланган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Кече яшьтәге балалар “Туган ягымның киләчәген ничек күзаллыйм” рәсем конкурсына бик теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International