9 август көнне “Ашыт” спорткомплексының актлар залында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акөиясе кысаларында бәйрәм чарасы уздырылды. Чарада бу елны беренче сыйныфка укырга баручы балалар, башлангыч сыйныф укучылары, ата-аналар катнашты. Концерт номерлары, котлаулар, уеннар берсе артыннан берсе барды, балалар барысында да теләп катнаштылар.
Чара барышында беренче сыйныка барачак 20 балага мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфельләр, 30 башлангыч сыйныф укучысына пакетлар тапшырылды.