8 июль көнне Әтнә дәүләт драма театры фойесында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 50 елдан артык бергә яшәгән гаиләләр өчен концерт программасы белән чәй эчтеләр. Гаилә тарихын тыңладылар, яңа өйләнешүчеләр өчен ихлас теләкләр теләделәр.