В Атнинском театре состоялось выездное заседание парламентского Комитета

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Депутатлар республиканың әйдәп баручы театрлары директорлары белән “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында” Законның үтәлеше хакында фикер алыштылар. Үзенең сәламләү сүзендә районның Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов кунакларны Әтнә төбәгенең үзенчәлекләре белән таныштырды. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллинның чыгышы да бик эчтәлекле булды. Ул күтәргән проблемалар залда утыручыларда хуплау тапты. Бу хакта үзенең чыгышында академик Индус Таһиров та ассызыклап әйтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International