22 июнь - 1996 елдан бирле Россия Федерациясендә "Хәтер һәм кайгы көне" буларак билгеләнеп үтелә торган көн. 1941 елда шушы көнне фашистлар армиясе безнең илгә һөҗүм итә.Барлык РФ территориясендә бу көнне Бөек Җиңү мемориалларына чәчәкләр, веноклар салына, Хәтер шәме акциясе уза. Безнең районда да Хәтер һәм кайгы көне шундый ук формада уза.Этнэ район оешмалары Хәтер шәме акциясе кысаларында Туган авылым паркында урнашкан Бөек Җиңүгә багышланган мемориал янында шәм кабыздылар