20 июнь көнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында WorldSkills2019 чемпионаты флагын кабул итү булды. Чарада Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Каюмов һәм WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты А. Ф. Каюмов Әтнә районы гербын WorldSkills флагына беркетте. Тантаналы өлештә кунакларга һәм район халкына Казанда WorldSkills 2019 хәрәкәте турында сөйләделәр, кунакларны чемпионат талисманнары – Алтын һәм Алмаз сәламләде.