“Ел нәтиҗәләре-2019” исеме астында спорт чарасы

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

18 июнь көнне Каенсар урманының Сабантуй мәйданында, инде матур  традициягә әверелгән  спорт мәктәбенең ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максаты белән  “Ел нәтиҗәләре-2019” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Әлеге чарада, спорт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, спортка битараф булмаган балалар, Әтнә спорт мәктәбенең данын күтәреп Республика күләмендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясаган укучылар бүләкләнде. Шулай ук 2018-2019 нчы уку елында спорт мәктәбе уздырган ярышларга нәтиҗә ясалды. 13 Спартакиада кысаларында узган ярышларда уңышлы чыгыш ясап, иң күп балл туплап алдынгы урыннарны яулаган мәктәпләр бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бер-бер артлы укучылар өчен әзерләнгән квест-уеннар, ирекле волейбол, футбол, суда балык тоту уеннары белән бәйләнеп барылды. Әлеге чара барлык чакырылган кунаклар, районыбызның физик культура укытучылары, балалар өчен күңелле ял итү чарасы булды. Бәйрәм 10.30  сәгатьтә башланып  17.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International