15 июньдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам кабул итү көненә багышланган тантаналы чара узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.
Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән хаҗ кылучылар, Татарстан җитәкчелеге, руханилар вәкилләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия регионнары мөфтиләре катнашачак.
Бәйрәм иртәнге сәгать сигездә рухи музыка концерты белән башланачак, анда республиканың иҗат коллективлары һәм солистлары катнашачак – алар башкаруында мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар яңгыраячак.
Ачылу тантанасы иртәнге тугызда Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында узачак. 10.30 да «Кече манара һәм Хан Төрбәсе» комплексы территориясендә катнашучылар дога кылачак-тәүбә итәчәк, Җәмигъ мәчете территориясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күмәк намаз укылачак.
Традиция буенча Халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе эшләячәк. Программада шулай ук Билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры да планлаштырылган. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары тыюлыкның көн дәвамында эшләячәк барлык музейларын да карый алачак.
"Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан башлап 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмушның Багдад хәлиф делегациясе белән очрашуы тантанасы истәлегенә уздырыла.