5 нче июнь көнне Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы Күәм авылының мәктәп яны лагере балалары белән очрашты. Депутат балалар белән аралашты һәм туп белән мастер-класслар күрсәтте.
Шуннан соң ул гражданнарны кабул итте. Депутатка үз сораулары белән 5 кеше мөрәҗәгать итте. Пенсия реформасына һәм балаларны тукландыруга, мәктәп хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә кагылышлы сораулар булды. Ирек Хәйдәр улы мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, һәр проблема җентекләп өйрәнү һәм эшләү өчен аерым контрольгә алынды.