Сөенечле хәл, соңгы елларда махсус программа нигезендә аякка баскан мәдәният йортлары саны артканнан арта бара.

2019 елның 7 июне, җомга

2012 елда старт алган “Авыл клубы” программасы республика авылла­ры өчен чын-чынлап бик зур ярдәмгә килгән программага әйләнде. Шуның нәтиҗәсендә никадәр мәдәният йорты сафка басты, ремонтланды. Әлеге программа башланып кына киткән чорда республиканың күп­челек авылларында кү­бесе янгын куркыныч­сызлыгы кагыйдәләренә туры килмәгән, авария хәлендәге, моннан  50-60 ел элек төзелгән мәдәният йортлары, клублар эшләп килә иде. Күбесенең биналары мәдәният чаралары үткәрү өчен бөтенләй дә көйләнмәгән. Яңа программа нигезендә төзелүче мәдәният йортлары исә берничә төрле проектлар буенча сафка баса. Һәр конкрет очракта авылның киләчәккә перспективасы, мәктәп, спорт залы, китапханә булуы исәпкә алына. Аерым игътибар янгын куркынычсызлыгы кагый­дәләре үтәлешенә һәм мөмкинлекләре чик­ле булган затларның мәнфәгатьләрен исәпкә алуга юнәлтелгән.
Әле кайчан гына шушы программа кысаларында Бәрәскәдә, Күлле Кимедә, Әйшиязда, соңрак Күәм, Күшәр авылларында, һәм инде былтыр Комыргуҗада тантаналы рәвештә ачылган мәдәният йортлары турында куанып мәкаләләр язган идек. Инде менә шундый матур бина Яңа Шашы авылында күтәрелеп килә.
– Төзелеш эшләре би­редә март аенда ук башланып китте, – ди Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабир­җанов. – Арча МСОсы егетләре хезмәт куя анда. Тырыш егетләр, эшне тиз тоталар. Материаллар булганда, бернинди тоткарлык та юк. Алла боерса, мәдәният йорты көзгә сафка басар дип өметләнәбез, – ди ул. Әлеге бина барлыгы 200 урынга исәпләнгән. Биредә Яңа Шашы авылыннан гына түгел, күрше-тирә авыллардан да килүчеләр булачак дип фаразлыйлар.
– Көтеп алынган мәдәният йорты бу, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов. Ул Яңа Шашы халкы өчен дә, якын-тирә  авыллар өчен дә культуралы ял итү урыны булыр дип өметләнәбез.
Бүгенге көндә булачак мәдәният йортының стеналары күтәрелеп беткән инде.
Авылның иске  мәдәният йорты 7-8 еллап тирәсе җимерек хәлендә булу сәбәпле, ябык торды. Аны якын киләчәктә сүтүне планлаштыралар. Шуңа да карамас­тан, мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык чараларда катнашып, авыл халкы өчен матур бәйрәмнәр оештырып килде. Инде менә якын киләчәктә авыл халкы өчен мондый чаралар яңа мәдәният йортында оештырылачагына бер шик тә юк.
Авылның мәдәни учагы яңа көч белән кабынып китәр көннәрне иң каты көткәне – авыл халкы үзедер. Дөрестән дә, башка авыллар кебек концерт-театрын да карыйсы килә, төрле мәдәни чаралар да тансык аларга. “Аллага шөкер, ниһаять без дә клублы булабыз. Безнең өчен бик зур шатлык бу. Исән-сау яшәргә, эшләргә язсын”, – диләр бертавыштан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International