2019 елның 1 июнендә 10.00-12.00 сәгатьтә « Ашыт» мэдэният һәм спорт комплексы базасында (Олы Әтнә авылы,Совет урамы ,2б йорт) «Балалар мәсьәләсе»гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада Әтнә районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге психологы Фазылҗанова Л. Р.,Әтнә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Баһаветдинова Н.Н., Әтнә районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы баш белгече Мортазина Г. К., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әтнә районындагы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бүлекчәсе мөдире Садретдинова Г. Ф., Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлегенең өлкән инспекторы Мөхәммәтҗанова И. И. катнашачак.