Бүген 31 май конне районда ифтар кичәсе узачак. Җәмәгать намазы 19 сәгать 30 минутта Әтнә районы үзәк мәчетендә укыла башлый. 31 май көнне авыз ачу (ахшам) вакыты 20 сәгать 14 минутта. Ифтар мәҗлесе Кала Тау ресторанында дәвам итә. Мөселманнарга икенче объектка күчәр өчен автобуслар оештырылган.
Район ифтарында 150дэн артык мөселман катнашыр дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, имамнар, райондагы оешма хезмәткәрләре һәм башкалар. Шулай ук бәйрәмгә район җитәкчеләре дә чакырылган.