Әтнә үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Әтнә үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Китапханә җитәкчесе китапханә коллективын Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады. Киңәшмә барышында узган айларда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, төрле дәрәҗәдәге конкурсларның нәтиҗәләре игълан ителде. "Минем шәҗәрәм" республикакүләм генеалогия тикшеренүләре конкурсында, "Эшче һөнәр – горур һөнәр" районкүләм рәсем конкурсында, "Әдәбимарафонәтнә" районкүләм онлайн-конкурсында, “И. А. Бунинның 150 еллыгына иң яхшы иҗади проект” республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне һәм  актив катнашучыларны котладылар, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International