Район Кырларын карап чыкканнан соң, Әтнә муниципаль районы башлыгы «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе праймеризында катнашучы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы, 16.012.01 номерлы хисап участогында партия кандидатлары буенча алдан тавыш бирүдә катнашты. Тавыш бирү процедурасыннан соң ул «Ленин исемендәге нәселле завод» хуҗалыгы җитәкчесе И. В. Хәйруллин белән хуҗалыкта һәм районда авыл хуҗалыгының торышы турында әңгәмә алып барды.