Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

25 апрель конне район администрациясе каршында эшлэп килгән, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны Әтнә башкарма комитеты җитәтчесе Айрат Каюмов алып барды. Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 74 еллыгы, шулай ук Ураза гаете якынлаша. Утырышта менә шушы чаралар уңаеннан, әзерлек барышында да һәм үткәргән чорда да террорчылык актларын кисәтү, иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча тәкъдимнәр каралды. Шулай ук социаль челтәрләрдә яшләр белән эшләү , балалар ялын оештыру кебек мәсьәләләр дә  күз урынында булды. Моннан тыш, утырышта башкарылган эшләр, эшләнеп җитмәгән кимчелекләргә дә тукталып узылды.

Шуңа күрә кайда гына, булсак та, бу миңа кагылмый, дип битараф булмаска кирәк. Шикле кешеләр, әйберләргә юлыкмагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

Бары тик бердәм булсак кына, башкарган хезмәтләребезнең нәтиҗәсе дә уңай булыр...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International