27 апрель Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үтте. Кичәдә Тәфтиләү, Пар ат җырлары башкарылды. Г. Тукайның әкиятләрендәге геройлар булып киенгән аниматорлар килгән халыкның күңелен күрде.