"Радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне."

2019 елның 26 апреле, җомга

1986 елның 26 апрелендә, Припять яр буенда кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәт — Чернобыль атом электростанциясендә авария була.  Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 25 апрелендә «Изгелек» социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырдылар. Әлеге чарада учета торучы балигъ булмаганнар катнашты.    Чара барышында видеофильм карадылар һәм үз тормышларын куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакаттән коткаручылар алдында безнең түләп бетергесез бурычыбыз турында әңгәмә үткәрелде. Дәрес ахырында балигъ булмаган балалар Чернобыль турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International