Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең врач-эпидемиолог белән очрашуы

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 апрелендә Әтнә муниципаль районының " Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә РҮХ табибы-эпидемиологы Гыймадиев Азат Фердинант улы белән очрашу үткәрелде. Ул хезмәткәрләргә 2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр үткәрелүче Европа иммунизация атналыгытурында сөйләде.

Очрашу вакытында йогышлы авыруларга каршы иммунизация үткәрүнең әһәмияте турында халыкка җиткерү максаты белән социаль хезмәткәрләргә буклетлар, белешмәлекләр таратылды.  Очрашу ахырында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International