Игътибар! Гражданнарга социаль өлкәдә электрон рәвештә хезмәт күрсәтелә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды.
Электрон хезмәтләр һәм сервислар Исемлеге порталның төп битендә «социаль яклау», «хезмәт һәм мәшгульлек» бүлекләрендә урнаштырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә һәм социаль яклау бүлегенә шәхси мөрәҗәгать итмичә хезмәт күрсәтү шарты булып Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт хисап язуын теркәү esia.gosuslugi.ru/registration тора.