2019 елның 17 февралендә Күңгәр авылында сугышта һәлак булган сугышчы-интернационалист Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы истәлегенә багышланган волейбол турниры узды. Турнирда Арча, Кукмара ,Әтнә районнарыннан 6 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урын-Кукмара районының «Сепан Разин» командасы, 2 урын - Әтнә районының «Шахтер» командасы. 3 урын-Арча районының «Түбән Оры» командасы алды.