Билгеле булганча, 2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Бөтен Россия буенча Театр елын ачу тантанасы 2018 елның 13 декабренә билгеләнгән. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 100 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасында тантаналы чара үткәрү өчен Әтнә театры сайланды. Бүгенге көндә кунакларны кабул итүгә һәм тантананы уздыруга актив әзерлек эшләре бара