“Ветеринария” компетенциясе буенча WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатының чираттагы региональ этабы 14-16 ноябрьдә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясында узды. Анда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан да укучылар катнашты. Петухова Ксения, Маркиданова Валерия микробиология, ветеринар-санитар экспертиза һәм хайваннарга клиник тикшерү үткәрү буенча көч сынаштылар. Петухова Ксения 4 урынга лаек булды.