2018 елның 20 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 2Б йорты адресы буенча урнашкан «АШЫТ» мәдәни-спорт комплексы бинасында балаларга бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга опека һәм хокук мәсьәләләре буенча консультация оештырылачак. Чарада катнашуга Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлеге, Суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, адвокат, ТР Әтнә нотариаль округы нотариусы вәкилләре җәлеп ителәчәк.